«ЭКОЯЗ-2026» ның «Чиста су» (яр буе территорияләрен, елгаларны, чишмәләрне һәм күлләрне чистарту) дип аталган ахыргы сигезенче атнасы башланып китте. Әлеге акциянең максаты-территорияләрне чүп-чардан чистарту һәм төзекләндерү генә түгел, экологик культура тәрбияләү, авылдашларның игътибарын экология һәм табигатькә сакчыл караш мәсьәләләренә юнәлтү. Тормыш булган җирдә һәрвакыт су бар. Нәкъ менә су тереклек һәм сәламәтлекнең уникаль чыганагы булып тора, шуның аркасында без генә түгел, бөтен әйләнә-тирә табигать яшәп килә. Әлеге экологик акциядә 4 класс укучысы Ахмадуллина Изалина катнашты. Әйдәгез табигатьне бергә саклыйк!
2026 елның 19 мае, сишәмбе