«ЭКОЯЗ-2026» республика конкурсының 8 атнасы «Чиста су» исеме астында уза. Максат - экология мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү һәм балаларда экологик культура формалаштыру. 8 атна сулыкларны һәм яр буе зоналарын чистартуга багышлана. Мөндеш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тематик атнага кушылдылар.Бу атнада алар менә нәрсәләргә өйрәнә: - кеше һәм табигать тормышында суның әһәмияте турында белергә; - су ресурсларын саклау юлларын өйрәнергә; - суга планетаның иң кыйммәтле бүләге буларак сакчыл караш формалаштыру. 19 май көнне Мөндеш балалар бакчасы сулыкларны чистартуга кушылды. Барлыгы 17 кеше катнашты.
2026 елның 19 мае, сишәмбе