"Экояз 2026" акциясенең сигезенче атнасы "Чиста су"дип аталган чишмәләрне,сулыкларны җыештыруга,чистартуга багышланган иде.Уртанчылар төркеменә йөрүче балалар бу эштә активлык күрсәтеп,эшне чишмәләрне караудан башладылар.Мусин Марсель, әти-әнисе белән берлектә,атаклы якташ язучыбыз Гомәр ага Бәшировның туган авылы Яңасаланың саф сулы данлыклы "Җидегән чишмә"сен җыештыруда катнашты.Чишмәләр-язучының әсәрләрендә туган якның сафлыгын һәм матурлыгын чагылдырган үзенчәлекле урыннар.Авыл кешеләре әле дә аның балачак хәтирәләре белән бәйле суны яратып эчәләр.Балаларыбызның кече яшьтән үк шундый изге күңелле булып үсүләре,әлбәттә,мактауга лаек.

2026 елның 20 мае, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International