«Эко-Яз — 2026» республика конкурсы кысаларында сигезенче атна «Су» темасы астында үтә. Бу атнада Кушлавыч мәктәбе укучылары су ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән чараларда актив катнаштылар.  Авылыбыз уртасыннан агучы елга ярларын чүп-чардан тазарту буенча «Чиста ярлар» акциясен оештырды. Су — планетабызның иң зур байлыгы, аны саклау — һәрберебезнең изге бурычы.  Истә тотыгыз: һәр тамчы су кадерле! Планетабызның «кан тамырлары» булган елга-күлләребезне бергәләп саклыйк!

2026 елның 20 мае, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International