Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә “ЭкоЯз – 2026” экологик акциясе дәвам итә. Менә инде сигезенче атна рәттән укучылар, укытучылар һәм ата-аналар әйләнә-тирә мөхитне кайгырту өчен көчләрен берләштерәләр. Бу атна су ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт күрсәтүгә, туган ягыбызның чишмә-елгаларын өйрәнүгә, шулай ук көнкүрештә су экономиясен популярлаштыруга багышлана. Г.Камал безгә үз җиребезне яратырга васыять итеп калдырган. Җирне ярату - аның һәр тамчысын саклау дигән сүз. Әйдәгез, туган ягыбызны бергәләп саклыйк!
2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе