«ЭКОяз — 2026» конкурсының сигезенче атнасы 20 майда билгеләп үтелә торган Идел елгасы көненә багышланган иде. Зур һәм кечкенә елгалар планетада иң мөһим табигый ресурсларның берсе булып тора. Аларның суы эчү, авыл хуҗалыгы, промышленность һәм тереклек эшчәнлегенең башка өлкәләре өчен кулланыла. Елга ярлары чүп-чарны һәм пычраткыч матдәләрне тотып торып фильтр булып хезмәт итә. Әгәр ярларны вакытында чистартмасаң, бу суның пычрануына һәм аның сыйфатының начараюына китерергә мөмкин. Яр буе территориясен җыештыру елганы сәламәт хәлдә тотарга ярдәм итә. Ташкичү төп мәктәбе укучылары бу акциягә актив кушылды. “Ашыт” елгасы территориясен чистарттылар.

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International