2007-2008 елгы "Арча" урта мәктәбенең кызлар җыелма командасы спорт ветераннары хөрмәтенә, "Намус-Плюс"җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте призына үткәрелгән волейбол буенча Кукмара муниципаль районы ачык беренчелегендә катнашты. Беренчелектә Татарстан Республикасының Кукмара, Буа, Теләче, Менделеевск, Арча районнарыннан, шулай ук Удмуртия Республикасыннан һәм Киров өлкәсеннән 7 команда катнашты. Арча районы кызлар командасы, финал уенында Кукмара районы командасына бирешеп, 2 нче урынны яулады.

2019 елның 27 октябре, якшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International