Буа шәһәрендә 2007-2008 елгы кызлар арасында (Б төркеме) волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Безнең район данын Арча спорт мәктәбенең җыелма командасы яклады (Яңа Кенәр, Кәче, Казанбаш, Иске Чүриле урта мәктәпләре укучылары).) Турнирның алтын медален «Арча»спорт мәктәбе җыелма командасы яулады. Кукмара җыелма командасын җиңеп, Буа районы командасы лидерга оттырды, ул үз чиратында турнирның бронза призеры булды. Дүртенче урында-Теләче районы командасы.

2019 елның 9 ноябре, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International