Армрестлинг буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге. Анда Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Пермь крае, Оренбург, Киров, Ульяновск, Самара, Саратов, Түбән Новгород өлкәләре һәм башкалар катнашты. Безнең республика җыелма командасы составында безнең биш спортчы бар: Вәлиев Разил Рамил улы, Ибраһимов Илгиз Равил улы, Әхмәтшин Данил Илсур улы, Хәкимҗанов Муса Әхтәм улы, Гөлназ Даут кызы. "Арча" урта мәктәбе тренеры Ф.Ф.Мөхәммәтшинның биш спортчысы да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: Нәбиуллина Гөлназ һәм Вәлиев Разил Идел буе федераль округы чемпионнары булдылар. Әхмәтшин Данил һәм Хәкимҗанов Муса ярышларның көмеш призерлары, ә Ибраһимов Илгиз Идел буе федераль округы субъектларының 14 чемпионы арасында бишенче булды
2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе