Арча үзәк район хастаханәсенең акушерлык бүлегендә елның беренче баласы туды. Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Гарипова Г.Ф., Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гарифҗанов Р. И., Арча районы хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А. М., Ташкичү авыл җирлеге белгече Хөсәенова Я. М., шулай ук ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әти-әниләрне, Рамил һәм Гөлүсә Зариповларны котлап, сабыйлары Илүзә туу белән тантаналы шартларда беренче документ, бала туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Аларның гаиләсенә сәламәтлек һәм бәхет теләделәр. Кечкенә принцессыгыз сәламәт, бәхетле, сөекле булып үссен, ә ата - аналарга-көч, сабырлык, муллык, матур мәшәкатьләр, кечкенә могҗиза тәрбияләүдә шатлык һәм бәхет телибез!
2020 елның 2 гыйнвары, пәнҗешәмбе