Кама Аланы поселыгында «Батыр» спорткомплексында 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында таэквон-до буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы 1 нче гомумкоманда урынынын яулады. Республика җыелма командасы составында «Арча» спорт мәктәбе шәкерте Алмаз Закиров (тренеры Газинур Борһанов) чыгыш ясады, ул 87 кг авырлык категориясендә шәхси зачетта 2 нче урынны алды һәм апрель аенда Ростов өлкәсенең Шахта шәһәрендә узачак Россия беренчелегенә икенче юллама алды
2020 елның 7 феврале, җомга