Арчада Татарстан Республикасы укучылары арасында спорт туризмы буенча (чаңгы туризмы) 50 нче республика ярышлары-слеты узды. Ярышларда республиканың 13 районыннан 32 команда катнашты. Слет кысаларында капитаннар конкурслары, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган газеталар конкурсы, конкурс-викторина узды, анда 4 кешедән торган командалар Татарстан Республикасында туган якны өйрәнү һәм туризмга кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. 23-24 февральдә Арча шәһәре стадионы территориясендә слет кысаларында чаңгы дистанцияләрендә спорт туризмы буенча ярышлар узды. Слетта Арча Укучылар Сарае командасы 3 яшь төркемендә катнашты. Балалар барлык этапларда да актив катнаштылар һәм зур нәтиҗәләргә ирештеләр. Барлык ярыш нәтиҗәләре буенча кече һәм урта яшь төркемнәрендә командалар-1 нче , зурлар төркемендә 2 нче урынны яуладылар.
2020 елның 24 феврале, дүшәмбе