27-29 нчы февраль көннәрендә Мамадыш районы Түбән Ошма авылында 2004-2005 һәм 2006-2007 нче елгы үсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды. Бу ярышларда 18 яшүсмердән торган Арча районы җыелма командасы да катнашты. Быел ярышларда катнашучылар саны рекорд куйган: 44 командадан 590 үсмер бил алыша. Келәмдә һәр үлчәү авырлыгында да көчле көрәш барды. 2006-2007 нче елгылар арасында Шакиров Ильяс (Шушмабаш мәктәбе, тренеры Саляхов М.Р.) 3 нче урынны яулады. Шакиров Булат (6 нчы мәктәп) һәм Ларин Руслан (Шушмабаш мәктәбе) 5 нче урында. Арча районы командасы бу группада 8 нче урында. 2004-2005 нче елгылар арасында Муратов Динияр (Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе, тренеры Хидиятуллин Ф.Ф.) 2 нче урында, Салахутдинов Ралиф, Абдеев Салават (Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе, тренеры Хидиятуллин Ф.Ф.) 3 нче урында. Яңа Кырлай мәктәбеннән Ранил Хәйретдинов (тренеры Саляхов М.Р.) үз улчәү категориясендә шулай ук 3 нче урынны яулады. Иске Чүриле мәктәбеннән Маланчев Айнур- 7 нче урында. Арча районы командасы 6 нчы урында.

2020 елның 29 феврале, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International