Бүген, 2020 елның 2 мартында, Арча муниципаль районының утырышлар залында Арча муниципаль районы башлыгының учреждение җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлеге башлыклары белән уздырган киңәйтелгән утырышында «Арча сыр ясау заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры урынбасары Сабиров Искәндәр Илһам улына тантаналы рәвештә “Татарстан АССРның 100 еллыгы” сертификаты тапшырылды. Сертификат җитештерелә торган продукциядә «Татарстан АССРның 100 еллыгы» мәгълүмат билгесен куллануны раслый.

2020 елның 2 марты, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International