Казан шәһәренең "Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә «Зилант Кубогы»" таэквон-до буенча төбәкара турнир узды, анда Казан, Чаллы, Кама Аланы, Байлар Сабасы, Түбән Кама, Арча, Түбән Новгород, Ульяновск, Магнитогорск, Киров, Сызрань, Самара, Осинов, Каенлык, Камыш, Ижау һәм Чабаксардан 230 спортчы җыйды. «Арча» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Арча спортчылары тренер Борһанов Газинур өч көмеш һәм бер бронза медаль (Борһанов Камил, Габдрахманов Ислам һәм Габдрахманов Инсаф – көмеш, Шакирҗанов Альмир – бронза) алып кайттылар.

2020 елның 14 марты, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International