«Арча» спорткомплексының спорт залында 2008-2010 елларда туган кызлар арасында баскетбол буенча ярышлар узды. Ел саен көзге каникуллар кысаларында үткәрелә торган «спорт фестивале» кысаларында ярышлар. Ачык районара турнирга Казан шәһәренең «УНИКС – ЮНИОР» командалары һәм Биектау районы командасы килде. Финал матчы ахырында казанлыларның «УНИКС_ЮНИОР» җыелма командасы биектаулыларны җиңде һәм 1 урынны яулады. «Биектау» спорт мәктәбе җыелма командасы турнирның көмеш призерлары булды. Арча спорт мәктәбенең кызлар командасы өченче һәм дүртенче урыннарны яуладылар. Ярышларда катнашучыларның барысы да медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International