Мамадыш шәһәренең "Олимп" спорт залында 2008-2009 елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге уеннары узды.Үткәрелгән уеннар нәтиҗәсендә беренче урынны Менделеевск районының «Батыр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе кызлар командасы яулады. Икенче урында Арча районының "АРЧА" мәктәбе кызлар командасы ( тренерлары Рәшит Сафин һәм Тәлгать Әхмәтов). Өченче урынны Мамадыш районының "Олимп" спорт мәктәбенең яшь волейболчылары яулады
2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе