Арча Укучылар сараенда “Журналистикага багышлау” дигән иҗади уен узды. Журналист креатив, кыю, пунктуаль, белемле, күпкырлы булырга тиеш. Шуңа күрә яшь журналистларны төрле яклап сынап карадылар. Укучылар биремнәрне җитез генә үтәп, яхшы журналист булачакларын күрсәттеләр. Шулай ук район күләмендә уздырылган «Яшь корреспондент» конкурсына нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр диплом, медальләр белән бүләкләнде. Һәркем яхшы кәеф белән кайтып китте.
2021 елның 8 гыйнвары, җомга