Арча район Мәдәният йортында «Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле» дип исемләнгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын рәсми рәвештә ачу, татар халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулуга багышланган бәйрәм кичәсе уздырылды.Чарада Арча муниципаль районы башлыгы И.Г.Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Л.Н.Шәфигуллин, якташ язучыларыбыз Р.Җамал, В.Нуриев, Г.Әдһәм, Р.Галиуллин, З.Тимергалиев, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, педагогика көллияте студентлары катнашты. Район башлыгы танталы рәвештә “Казан арты” тарих-этнография музеена ТАССРның 100 еллыгы әләмен тапшырды. Үзләренең матур чыгышлары белән керәшен (Кукмара), удмурт (Балтач), мари (Арча, Шурабаш), рус (Арча), татар (Арча) фольклор, вокаль, бию халык һәм үзешчән коллективлары сөендерде. Кичә кунакларыбызның чыгышлары, Гомәр Бәширов турында истәлекләр белән үрелеп барды. Тамашачыларга 2020 ел вакыйгаларына багышланган видеоролик та тәкъдим ителде. Бәйрәм чарасы бик җанлы, бай эчтәлекле булды.

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International