Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан, Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбендә "Туган телеңне өйрән һәм ярат" районкүләм шигырь укучылар бәйгесе үтте. Бәйгедә гомуми белем оешмаларының укытучылары катнашты. Туган тел укытучылары белән бергә физика, математика, рус теле, инглиз теле, сәнгать, башлангыч сыйныф укытучылары, китапханәчеләр көч сынашты. Бәйгенең максаты: укытучыларны татар шигъриятенә тарту, татар халкының мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру, укытучыларны иҗатка тарту, эстетик зәвык формалаштыру иде. Бәйгедә катнашучы 67 укытучы татар телендә татар шагыйрьләренең туган якка һәм туган телгә багышланган шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Алар диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр.

2021 елның 21 феврале, якшәмбе
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International