Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча шәһәре муниципаль берәмлегенең "Үзәк территориаль иҗтимагый үзидарәсе" җирле иҗтимагый оешмасы Арча Укучылар Сарае белән берлектә «Велотуризм спорты –яшьләр сайлавы» проектын тормышка ашыру өчен Президент фонды грантын отты. Грант акчасына 11 велосипед сатып алынды. 6 март көнне проект кысаларында укучылар сарае тренерлары Минхәиров Ф.Ф. һәм Сафин Л. Я. Арча шәһәренең 13 баласы өчен велосипедта фигуралы йөртү буенча мастер-класс үткәрделәр. Проектта 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәр теләгән һәр бала катнаша ала, исегезгә төшерәбез, мастер-класслар шимбә көнне Арча Укучылар сарае спортзалында узачак, ә май аеннан дәресләр стадион территориясендә велополигонда узачак. Барлык теләүчеләрне Велотуризм спорты –яшьләр сайлавы" проектында катнашырга чакырабыз. #ФондПрезидентскихГрантов #велотуризмвыбормолодыхарска

2021 елның 6 марты, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International