Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбендә белем бирү учреждениеләренең ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән мәктәп туклануын оештыру ситемасы һәм аның сыйфатын тикшереп тору мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Татарстан Республикасы ата-аналар комитеты әгъзасы Салихов Рөстәм Раушан улы ата-аналарны укучыларның туклануын оештыру һәм аның сыйфатын тикшерү буенча ата-аналар контроленең төп функцияләре, хокуклары һәм җаваплылыгы белән таныштырды. Ата-аналар комитеты әгъзалары һәр белем бирү учреждениесендә туклану сыйфатын контрольдә тоту процессын яхшырту буенча тәкъдимнәр керттеләр һәм аларны уртак килешүгә кабул иттеләр.
2021 елның 27 марты, шимбә