Бүген Арчанын 6 нчы номерлы урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Депутаты Марат Готыфович Әхмәтов, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәртович Нуриев белән очрашу оештырылды. Марат Готыфович Арча районы мәктәпләрендә укыту-тәрбия эшенең торышы белән танышты. Мәктәп укучылары, укытучылар коллективының олимпиада, конкурс, фәнни-гамәли конференцияләр, фестиваль, бәйгеләрдә ирешкән казанышларына уңай бәя бирде. М.Г.Әхмәтов мәктәпкә интерактив такта һәм укучыларыбызга истәлекле бүләкләр дә тапшырды.

2021 елның 6 апреле, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International