Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында 2021 елның 15 апрелендә Арчаның 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбендә « Татар халык җырлары-милләтебезнең моңлы хәзинәсе» исемендәге районкуләм музыкаль фестиваленең Гала-концерты узды. Конкурс балалар сәнгать иҗатын үстерү, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның иҗатын үстерү, осталыгын камилләштерү, Ватаныбызга, аның мәдәниятенә һәм сәнгатенә карата мәхәббәт һәм патриотизм хисе тәрбияләү, шулай ук коллективларның репертуарының сәнгать дәрәҗәсен һәм катнашучыларның башкару осталыгын арттыру максатыннан үткәрелде. Иң яшь башкаручыга нибары 3 яшь иде.Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров 1,2,3 нче урын ияләрен диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләде. Районыбызда үткәрелгән әлеге музыкаль фестиваль күңелләрдә якты нур, матур хатирәләр калды.

2021 елның 16 апреле, җомга
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International