Эко-весна акциясе кысаларында «Өчиле төп гомуми белем мәктәбе”ндә, укучыларның экологик грамоталылыгын арттыру максатыннан, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” экологик викторинасы үткәрелде.Укучылар биология, география буенча белемнәрен сынадылар. Язгы үзгәрешләрне күзәтү максатыннан , башлангыч һәм 5 сыйныф укучылары табигатькә сәяхәткә чыктылар.
2021 елның 20 апреле, сишәмбе