“Эковесна” акциясе кысаларында Урта Пошалым төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Табигать ялгышларны кичерми” дигән экологик класс сәгате үткәрелде. Укучылар белән экология законнары өйрәнелде. Халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре турында белемнәр тирәнәйтелде, экологик проблемалар, ситуацияләр чишелде, виртуаль экологик рейд үткәрелде, “Елганы чистарту” уены уйналды. Чара ахырында укучылар “Узегезне экологик культуралы дип саныйсызмы?” дигән соорауга җавап таптылар һәм дәлилләделәр.
2021 елның 20 апреле, сишәмбе