Эко-весна акциясе кысаларында Арча муниципаль районы “Наласа гомуми үсеш бирү төрендәге “Балачак” балалар бакчасы тәрбияче, Галиуллина Алинә Фидаэль кызы ТР Дәүләт комитетының"Ашыт" ДТКТ белгече Абдрахманова Г. И., ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең ТР атказанган экологы Латыш Ф. К. катнашында"Кышлаучы кошлар" дигән темага ачык чара үткәрде. Тәрбиячебез балаларны безнең якларда кошлаучы кошлар белән таныштыруын дәвам итте, кошлар турында алган белемнәрне тирәнәйтеп, аларга карата кайгыртучанлык сыйфатын тәрбияләү максатларын куйды.

2021 елның 20 апреле, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International