Эко - весна акциясе кысаларында "Тубән Аты төп гомум белем биру" мәктәбендә мәктәп яны территориясен җыештыру буенча өмә булып узды. Өмәдә укучылар һәм укытучылар коллективы катнашты. Өмә барышында мәктәп каршындагы урам, керү өлеше, котельня һәм ашханә территориясе җыештырылды, кар таратылды. Бу чара балаларны чисталыкка, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан үтте.

2021 елның 20 апреле, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International