Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә Җир көненә багышланган “Табигать - уртак йортыбыз” темасына экологик дәрес узды. 22 апрель - Халыкара Җир көне - чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Әлеге көн куркыныч экологик катастрофалар турында искә алу, һәр кешенең күңелендәге битарафлылык белән көрәшү көне. Һәр кешенең экологик проблемаларны чишүдә үз өлешен кертә алу мөмкинлеге барлыгы турында уйланырга мөмкин көн ул. 9 нчы класс укучылары Халыкара Җир көненең тарихы һәм аның традицияләре турында сөйләделәр. Алар Татарстанның һәм Арча районының Кызыл китабына кергән хайваннар, үсемлекләр белән таныштырдылар. Чара “Табигатьне саклыйк, аның байлыклары чиксез түгел икәнен онытмыйк!” - дигән өндәү сүзләре белән тәмамланды.
2021 елның 20 апреле, сишәмбе