“Эко-весна” акциясе кысаларында “Кушлавыч балалар бакчасы” нда тәрбияләнүче балалар белән Җир шарыбыз өчен файдалы эш эшләргә булдык. Кулланылган батарейкаларны теләсә кая ташларга ярамаганны, аларны махсус эшкәртү урыннарына тапшырырга кирәклекне безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр дә беләләр. Жыеп бетергәч, без батарейкаларны 21нче май көнне Интернациональный урамы 71 йортта урнашкан Арча районы буенча экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк территориаль идарәсенә тапшырачакбыз.
2021 елның 20 апреле, сишәмбе