Район ветеринария берләшмәсенең ветеринария участогы табибы Мөхәммәт Шәрәфиевнең хезмәт юлын башлап җибәрүенә 50 ел тулды. Үз хезмәтен яратып башкара ул, халык арасында абруе зур. “Көн дә, төн дә Мөхәммәт телефонда!” – ди ул. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер. Мөхәммәт Шәрәфиев – Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы.
2021 елның 21 апреле, чәршәмбе