Һәр ел, җирләр кардан ачылгач, апрель-май айларында авыл территориясен чүп-чардан, корыган агач, коелган яфраклардан чистарту эшләре алып барыла. Быел да Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе бу эшкә актив катнаша. 17 апрель көнне өмә уздырылды. “Күмәк эш тау күчерә”,- дигән борынгылар. Бергәләп башкарган хезмәтнең нәтиҗәсе дә матур була. Яшәгән җиребезне чиста тоту – һәркемнең изге бурычы.

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International