Ел саен 3 мартта “Бөтендөнья кыргый табигать көне” билгеләп үтелә. Бу көнне МБГБУ “Носы төп мәктәбе”ндә “Сила леса” дип исемләнгән Бөтенроссия интерактив дәрес үткәрелде. ЭКА хәрәкәте һәм ЭкоКласс порталы тарафыннан әзерләнгән презентация укучыларга планетада һәм кешелек тормышында агачларның роле, Россия урманнарының проблемалары һәм аларга ярдәм итү юллары турында сөйләде. Дәрес уен формасында үткәрелде. Дәрес барышында укучылар урманнарның кеше тормышында, табигатьтәге әһәмияте, урманнарның юкка чыгу сәбәпләре һәм нәтиҗәләре белән таныштылар. Укучылар биремнәрне үтәгәндә урманда үзеңне тоту кагыйдәләрен кабат искә төшерделәр. Урманны янгыннардан саклау юлларын һәм янгыннан саклау өчен мобиль җайланмалар файдаланырга өйрәнделәр.
2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе