Эко-яз акциясе кысаларында “Түбән Аты балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре шимбә өмәсендә бик теләп катнаштылар. Максат: узебез яшәгән җирлектә чисталык һәм тәртип булдыру, юл кырыйларын, чишмә буйларын чүптән арындыру. Бу өмәдә балалар бакчасы хезмәткәрләре “Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы белән берлектә хезмәт куйдылар.
2021 елның 26 апреле, дүшәмбе