«Наласа гомуми үсеш бирү төрендәге «Балачак» балалар бакчасы коллективы бакчабыз мәйданчыгында язгы өмә уткәрде. Әйләнә-тирә мохитне саклау-безнең барыбызның да уртак бурычы.. Көн матур, кояшлы булды, бу күтәренке кәефкә ярдәм итте. Кирәкле инвентарь белән коралланып, хезмәткәрләр бик теләп территорияне тәртипкә китерделәр. Барысы да зур күңел күтәренкелеге белән эшләделәр, өмә бик җанлы һәм актив узды, барысы да үз табигатьләрен карау теләге белән тулы иде, чөнки табигать, әйләнә — тирә дөнья-ул безнең йортыбыз. Һәм без анда чисталык һәм тәртип сакларга тиеш. Бакчабыз территориясен чиста һәм матур тоту; тату, бердәм һәм дус булып эшләү безнең максатыбыз булды.
2021 елның 23 апреле, җомга