ЭкоВесна-2021 акциясе кысаларында Апаз гомуми урта белем бирү мәктәбендә «Яшь экологлар» экологик тропасы үз эшен яңадан торгызып җибәрде. Беренче эш итеп укучылар яз хәбәрчеләре сыерчыкларны яңа сыерчык оялары белән сөендерделәр. Аннары мәктәбнең тәҗрибә участогы өчен яшелчә, чәчәк үсентеләре утырттылар. Яшь экологлар республикакүләм үткәрелгән субботниктан да читтә калмадылар. Мәктәп территориясе, спортплощадка, хоккей мәйданчыгы һәм авылның башка күп кенә территоряләре чүптән чистартылды.

2021 елның 27 апреле, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International