МБМБУ «Арча 8нче балалар бакчасы»ның кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче нәниләр, яшьләренә карамастан, язның беренче чәчәкләре турында тирән белемнәрен күрсәттеләр, төп кагыйдәне өйрәнделәр – чәчәк бәйләмен кешеләр бакчада үстергән чәчәкләрдән генә ясарга, бу матурлыкны рәсемгә генә төшерергә була. Сабыйлар шулай эшләделәр дә: үзләре ясаган энҗе чәчәкләрен Күбәләккә һәм экологик чарага килгән кунагыбызга – “Ашыт” дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәре Г.И. Абдрахмановага бүләк иттеләр.

2021 елның 30 апреле, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International