Әйләнә-тирә мохитне саклау – һәммәбезнең дә уртак бурычы. Ә бу без яшәгән йорттан, урамнан һәм авылдан башлана. Димәк, дөньяның экологик проблемаларын хәл итүгә без һәрберебез өлеш кертә ала. Шушыларны истә тотып, 27 прельдә МБГБУ «Носы төп мәктәбе»ндә экологик өмә үткәрелде. Мәктәп тирәсе укучыларның шат авазларыннан гөрләп торды, күңелле җырлар, музыка тавышы яңгырады . Күз ачып йомганчы территориябез кышкы кар астыннан чыккан чүп-чардан чистарынды. Шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл яны, балалар мәйданчыгы, мәчет территориясе, чишмәләр һәм Носы сусаклагычы яр буйлары чупләрдән җыештырылды. Өмәдән соң авылыбыз балкып китте. Һәрберебезнең күңелендә зур шатлык хисе туды.
2021 елның 30 апреле, җомга