“Җирем, суым, Ватаным” һәм “Табигать – тиңсез хәзинә” темалары кысаларында экологик дәресләр үтте. Укучылар белән март - апрель айларындагы экологик даталар искә төшерелде. Үзебезнең экологик эшчәнлеккә күзәтү ясалды һәм алга планнар билгеләнде. “Җир көне” – датасының килеп чыгу тарихы, максаты җиткерелде. Экологик үзаңны үстерү, экологик культуралы булырга омтылу- һәрберебезнең бурыч булуы аңлатылды. Планетабызны саклауга өндәгән иҗади эмблемалар ясау акциясенә старт бирелде.

2021 елның 4 мае, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International