Эко - весна акциясе кысаларында "Тубән Аты төп гомум белем биру" мәктәбе катнашында авылның үзәк урамнарын чүптән арындырдыру буенча өмә булып узды. Өмәдә укучылар һәм укытучылар коллективы катнашты. Өмә барышында Түбән Аты авылының Туры, Югары, Үзәк урамнары җыештырылды, Урта Аты авылы Күпер урамының бер өлеше җыештырылды. Шушы ук көнне хезмәт ветераны Хәйруллина Зәйнәп апага да ярдәм оештырылды. Урта Аты авылының чишмә яны һәм мәчет территориясенә дә игътибар ителде. Бу чара балаларны чисталыкка, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан үтте.

2021 елның 4 мае, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International