#ЭКОяз -2021 республика акциясе кысаларында Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Игелекле капкачлар", "Батарейканы тапшыр-керпене коткар!” исемле акцияләр уза. «Игелекле капкачлар" –экология һәм хәйрия эшчәнлеге белән бәйле проект. Аның максаты – табигатьне чистарту һәм мөмкинлеге чикләнгән балаларга ярдәм итү. "Батарейканы тапшыр – керпене коткар!”. Күп кеше гади батарейканың табигатькә һәм кеше сәламәтлегенә никадәр зыян китергәнен аңлап бетерми. Аларны җыю – безне зыянлы һәм куркыныч матдәләрнең йогынтысыннан коткара. Безнең мәктәп укучылары бу акцияләрдә актив катнаша. Табигатьне саклау – һәрберебезнең изге бурычы.
2021 елның 5 мае, чәршәмбе