"Эко-яз" акциясе кысаларында Сөрде балалар бакчасында "Агач утырт" дигән чара узды .Балалар зур активлык һәм кызыксынучанлык күрсәттеләр, барысы да шәхсән үзе катнашырга теләделәр. Өлкәннәр барлык тәрбияләнүчеләргә дә үзләрен җимерүчеләр түгел, ә иҗатчылар итеп тою мөмкинлеге бирде. Үсентеләрне утырту балаларда агачны сакларга, алар турында кайгыртырга теләк уятты.
2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе