Безнең халыкта элек –электән өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү изге эш дип саналган. Тәрбия эшендә дә без моны үзебезнең максатыбыз һәм бурычыбыз итеп саныйбыз. Тимурчылык эше бик кирәк, чөнки өлкән яшьтәге кешеләргә кайвакыт ярдәм генә түгел, ә игътибарга да мохтаҗ. Моннан тыш, өлкәннәр белән аралашканда, балалар халкыбызның гореф-гадәтләре турында күп яңалыклар беләләр, шулай ук өлкәннәрнең үткән вакытлар турында хатирәләрен тыңлый алалар. Мондый очрашулар яшь тимурчыларның үз-үзләрен тотышына зур тәрбияви йогынты ясый. Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан да Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе тимурчылары бик күп эшләр башкардылар. Алар ярдәмгә мохтаҗларга, ялгызларга, сугыш,тыл ,хезмәт ветераннарының өйләрендә булдылар, йорт эшләрендә ярдәм иттеләр.
2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе