«Түбән Аты төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең 1-4 нче сыйныф укучылары хезмәт һәм экологик культура тәрбияләү эшендә традицияләрне яңарту, җәмәгатьчелек игътибарын авыл проблемаларын чишүгә җәлеп итү максаты белән өй тирәләрен чүптән арындыру буенча оештырылган өмәләрдә катнаштылар. Өмәнең максаты: туган авылында, туган йортында чисталык өчен укучыларның социаль җаваплылыгын тәрбияләү. Өмәнең бурычлары: өй территориясен табигый һәм көнкүреш чүп-чарыннан чистарту, агач һәм куакларны агарту; белем бирү учреждениесе укучыларын хезмәт эшчәнлегенә, ата-аналарны балалар белән уртак иҗтимагый файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү.

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International