«Эко-весна» акциясе кысаларында Утар-Аты балалар бакчасында «Табигатьне саклыйсың килсә - агач утырт!» исемле экологик чара узды. Чарада олылар белән бергә бакчада тәрбияләнүче балалар да катнашты. Алар олыларга чокыр казырга, су алып килергә, үсентеләрне тотып торырга булышты.
2021 елның 11 мае, сишәмбе