“Кояшкай”да Китап йорты төзелде. 2021-нче ел - Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп кабул ителде. Шул уңайдан Арча районы Мөндеш авылының “Кояшкай” балалар бакчасында инде күп кенә чаралар уздырылды, планлаштырылганнары да әле бихисап. Менә шушы көннәрдә генә бакчабызда Китап йорты төзелде. Әлеге Китап йортының төп максаты – балаларыбызны балалар әдәбияты, әкиятләре шигырьләре белән якыннан таныштыру һәм китапны ярату хисе уяту. Әлеге Китап йортында балалар өчен махсус чыгып килүче “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Ялкын” журналлары, “Көмеш кыңгырау” газетасы, балалар китаплары урын алачак. Бездә тәрбияләнүче балалар әниләре белән теләсә кайсы вакытта әлеге Китап йортыннан китап алып, өйләренә алып кайтып рәхәтләнеп укый алачак. Китап йортын төзүдә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен, кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Югары Мәтәскә авылы егете Азамат Зигангировның әни-әтисенә зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.

2021 елның 17 мае, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International