Буген Арча муниципаль районының Укучылар сарае базасында «Иң яхшы шахматчы-2021 " исеменә Арча муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шахмат буенча шәхси-команда ярышларының 3 нче этабы узды». Ярышларның хөкемдарлары - Лотфуллин М.Л., Яхин А.У. - укучылар сараеның өстәмә белем бирү педагоглары иде. Ярышларның баш сәркатибе Сафин Л. Я. Барлыгы 53 укучы катнашты. Ярышлар малайлар(егетләр) һәм кызлар арасында әйләнеш һәм швейцар системалары буенча , түбәндәге яшь төркемнәрендә үткәрелде: 1 төркем. 7-9 яшьлек малайлар һәм кызлар. 2 төркем. 10-12 яшьлек малайлар һәм кызлар. 3 төркем. 13-15 яшьлек егетләр һәм кызлар. 4 төркем. 16-18 яшьлек егетләр һәм кызлар.
2021 елның 25 мае, сишәмбе