Арча шәһәре велополигоны территориясендә «Спорт велотуризмы –яшьләрне сайлавы» проекты кысаларында велотуризм ачык район ярышлары узды. Ярышларны ачу тантанасында яшьләр эшләре , спорт һәм туризм бүлеге начальнигы И.Н.Габделгазизов, Арча муниципаль районы Арча шәһәре муниципаль берәмлегенең “Үзәк” территориаль иҗтимагый үзидарәсе җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Р. А. Прахов, Арча районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ бүлекчәсе начальнигы Э. Г. Мөхәммәтҗанова катнаштылар. Ярышта Арча районы һәм Яшел Үзән шәһәренең 33 баласы һәм яшьләре катнашты. Ярышларда катнашучыларга 2 дисциплинада үз осталыкларын күрсәтергә туры килде: фигуралы йөртү дистанциясе, турист триалы. Ярышларга хөкемдарлык итү өченЯшел үзән шәһәренең 6 нчы номерлы «Бригантина» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең велоспорт буенча тренер-укытучысы Л.Б. Петров чакырылган иде. Ярышларда җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

2021 елның 2 июле, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International