Бөтендөнья “Татарча диктант ЯЗ” акциясе кабат белемнәрен сынап карарга теләүче катнашучыларны үз мәйданына җыйды. Акциянең максаты - татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү; татар телен һәм мәдәниятен үстерү, татар халкының гореф-гадәтләре белән танышу. Арча муниципаль районы белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә диктантны 6557 кеше язды. Текст якташыбыз халык язучысы Гомәр Бәшировның истәлекләре буенча иде. “Чишмә моңы ничек җыр булды?“ дип аталган өзекне язу күпләрне кабат самими балачакка, мәктәпкә парта артына дәште. Бөтендөнья акциясенә нәкъ менә яраткан якташ язучыбызның өзеге сайлану бездә зур горурлык хисләре уятты. “Татарча диктант ЯЗ” акциясе татар телен өйрәнүгә ихтыяҗны арттыра,телгә, әдипләребез иҗатына кызыксыну уята,телебезгә хөрмәт тәрбияли.

2021 елның 10 сентябре, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International