Бүген #мин_арча_баласы проекты командасы Ашытбаш мәктәбе балалары өчен “Мин Арчаны белэм” квесты үткәрде. Барлык катнашучылар да командаларга бүленеп, "Шәхес", "Мирас", "Жирлек", "Туган авыл" этапларында Арча районы тарихына бәйле мәгълүмат белән танышып, төрле биремнәр үтәде. Нәтиҗәдә, һәр катнашучы үзенең кече Ватаны турында белем һәм "Арча баласы" проекты логотибы төшерелгән сувенирлар алды. Чара ахырында барысы бергә Мин Арча баласы гимнын башкардылар һәм флеш-моб биеделәр. #мин_Арча_баласы #Арча #Арчатарихы

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International